Газетага язылу

Бастрыкин Әлмәттә ятимнәрне торак белән тәэмин итү белән бәйле вазгыятьне контрольгә алган

Сәбәбе Россия Тикшерү комитетының Мәгълүмати үзәгенә килгән мөрәҗәгать. Анда 2019 елдан бирле торакка мохтаҗлар исәбендә торучы ятимнәр әлегә кадәр закон буенча тиешле фатирлар алмаган, дип хәбәр ителә.

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Әлмәттә ятим балаларның торак хокукларын бозу турындагы җинаять эше буенча доклад тәкъдим итәргә кушты. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы хәбәр итә.

Мөрәҗәгать итүчеләр сүзләренчә, төрле инстанцияләргә күпсанлы мөрәҗәгатьләр нәтиҗә бирмәгән.

Әлеге факт буенча Татарстанның тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше кузгатылган.

Александр Бастрыкин Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийдан тикшерү барышы һәм ятимнәрне уңайлы торак белән тәэмин итү чаралары турында мәгълүмат сорады, диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре