Ведомство башлыгының кабул итү бүлмәсенә 15 яшьлек улына һөҗүм итү шартларын тикшерүдән канәгать булмаганхатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хатын-кыз сүзләренчә, узган елның октябрендә яшүсмернең телефонына билгесез кешеләрдән янау һәм мыскыллау сүзләре килә башлаган. Бераздан берничә кеше аны җәмәгать туклануы бинасы янында кыйнап ташлаган. Малайга медицина ярдәме кирәк булган. Шул ук вакытта, әнисе сүзләренчә, әлегә кадәр гаеплеләрне җавапка тартмаганнар.
Тикшерү комитетының төбәк идарәсендә һөҗүм итү факты буенча җинаять эше ике тапкыр кузгатылган, әмма ике карар да район прокуратурасы тарафыннан кире кагылган. Беренче карарны тикшерү органнары шикаять иткән, әмма нәтиҗәсе булмаган. Икенче карар хәзер республика прокуратурасында карала, дип яза Татар-информ.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез