Һөҗүм нәтиҗәсендә малай һәлак булган, ә кызның әбисе авыр хәлдә.
Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Минзәләдә үтерү һәм үтерергә омтылу турындагы җинаять эшен тикшерү барышы турында доклад таләп итте. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, 2 августта 11 яшьлек кыз үзенең туганнарына пычак белән һөҗүм итте. Нәтиҗәдә малай һәлак булган, ә кызның әбисе авыр хәлдә. Фаразлар буенча, фаҗиганең сәбәбе онлайн-уеннар белән мавыгудан булырга мөмкин.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе үтерү һәм ике кешене үтерергә омтылу маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез