Бастрыкин Татарстанда 34 яшьлек хатын-кызга пычак белән һөҗүм итү буенча эшне контрольгә алган

Һөҗүм итүчене эзлиләр. Хатын-кыз – авыр хәлдә реанимациядә.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, кичә Казанда бер ир-ат электр велосипедында гимназия янына килеп, 34 яшьлек хатын-кызга пычак белән ташланган. Бичараның муены тирәсенә берничә тапкыр пычак белән кадаганнан соң качкан.
Хатын-кыз авыр хәлдә шәһәр хастаханәсенә озатылган.

Фаҗига иртәнге 8ләр тирәсендә Казанның 94 нче гимназиясе янында, хатын-кыз баласын уку йортына кертеп җибәргәч, булган. Казан бизнесмены, “Волгаавтодор” төзелеш фирмасы хуҗасының хатыны ул.

Видеокүзәтү камераларындагы язмалардан күренгәнчә, әлеге ир-ат шундый ук киемнән бер көн элегрәк тә электр велосипедында шушы урынга килеп, подъезд төбендә туктаган. Бу вакытта хатын-кызның инде машинасына утырып маташуын күргәч, ир-ат аннан алданрак китеп барган.

“Үтерү омтылышы” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.
Әлеге эшне тикшерүнең барышын Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин контрольгә алган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре