Газетага язылу

Батыр әниебез

Безнең әни – каенанам, тыл ветераны Әхмәдиева Хәдичә Ислам кызы ТАССРның Октябрь районы Кәкре Атау авылында 1929 елның 1 маенда гаиләдә икенче кыз булып дөньяга килә. Аның хезмәт стажы – 40 ел. Сугыш башланганда аңа нибары 12 яшь була.

Бөек Ватан сугышы елларында Хәдичә Ислам кызы торф эшкәртүдә, урман кисүдә, кырда эшли. Бернинди техника юк, барысы да кулдан эшләнелгән. Басуларны үгезләр белән сөргәннәр, атларны фронтка алганнар. Бу авыр хезмәт хатын‑кызларның, балаларның, картларның җилкәләренә төшкән.

Сугыш көннәрендә алар, гаять зур кыенлыкларны җиңеп, әтиләрен, абыйларын алыштырганнар, аларның һөнәрләрен үзләштергәннәр һәм Бөек Җиңүне якынайтып, көчләрен кызганмыйча хезмәт куйганнар. «Сугыш халыкка авыр хезмәт, югалтулар белән бергә ачлык та алып килде. Ачка үлмәс өчен, урманга кыргый суган ашарга йөрдек. Ашап туйгач, өйдәгеләргә җыябыз. Тишек чабата киеп, тездән су ерып туңган аякларга да ис китми. Иң мөһиме – җыярга, өйдәгеләрне ашатырга», – дип, күз яшьләре аша искә ала ул елларны. Яшел үлән, черек бәрәңге, кычытканнан, кыр кузгалагыннан пешкән ашлар, алабута ипиләренең тәме хәтердә, ди әниебез.

Сугыш якынлаша, дип, аларны авылдан ерак булмаган кырга окоп казырга җибәрәләр. Анда аларга ашарга паек бирелә. Әни ялы вакытында, су аркылы йөзеп чыгып, шул паекны өйдәге авыру әнисе һәм кечкенә сеңлесе белән бүлешеп ашый. Шундый яшь балаларның шундый батырлык эшләгәннәрен күз алдына да китерү кыен...

Җиңү турындагы хәбәрне дә кырда каршы ала ул, шатлыклы хәбәрдән күзләрен яшь каплый. Әтиләр, абыйлар өйләренә кайткач, аларга җиңелрәк булачагын барысы да аңлый. «Без бу авыр вакытны кичерә алдык, – ди ул. – Безнең рухыбыз һәм солдатларыбызга ышанычыбыз көчле иде, Җиңүгә ышаныч зур иде!»

Бөек Ватан сугышы тәмамлангач та, авылларга тынычлык җилләре белән бергә искиткеч зур җаваплылык һәм авыр хезмәт килә. Илне икмәк белән тукландырырга, сугыш хәрабәләреннән соң ачлыкны җиңәргә кирәк. Техника җитми, атлар аз, ә басулар иксез‑чиксез. Ертык итекләр белән җәйге эсседә дә, көзге салкын яңгырларда да басудан кайтып кермичә хезмәт итә әниебез. Хатын‑кызлар таңнан алып кара төнгә кадәр кул белән җир йомшарталар, чөгендер утыйлар, һәр үсентегә бала кебек карыйлар. Бу тиңсез батырлык дәүләт дәрәҗәсендә дә бәяләнә: әниебез «Хезмәт ветераны», «Күпбалалы ана» медальләре белән бүләкләнгән.

Авылдашлары аны бик тыйнак, шул ук вакытта таләпчән һәм гадел буларак хәтерли. Ул үзе дә хезмәтен ниндидер зур батырлыкка тиңләми, шулай тиеш буларак кабул итә: «Без үстергән икмәкне ил ашады, без илне ачлыктан сакладык, бөтен көчебезне аямыйча эшләдек». Әниебез үз үрнәгендә хатын‑кыз исеменең, ана булуның һәм хезмәт кешесенең никадәр бөек икәнен исбатлады.

Сугыштан соң ул яраткан егете Шәйхелислам белән гаилә кора. Авыр хезмәт аның әни булу вазыйфасына комачауламый. Йорттагы юклыкка, ачлыкка һәм кием‑салым җитмәүгә карамастан, ул 5 бала табып, барысын да аякка бастыра. Һәр баласына тигез мәхәббәт бирә, аларны эш сөяргә, кешелекле булырга өйрәтә. Кырдан арып-талып кайткан әни төннәрен лампа яктысында балаларының киемен ямый, иртәнге якка җылы камыр ашы әзерләргә тырыша. Аның тәрбиясен алган биш баласы да тормышта үз юлын таба – итагатьле, укымышлы һәм иленә файдалы шәхесләр булып үсәләр.

Әни бәхетле картлыгын каршылый алуына сөенеп, Ходайга рәхмәт әйтеп, балаларына догалар укып, теләкләрен теләп, кызы Асия тәрбиясендә гомер итте. Әле күптән түгел генә – июнь аенда 97 яшендә арабыздан китте.

...Аларның буыны безгә бәхетле тормыш бүләк итте. Бүгенге тыныч, тук тормышыбыз өчен без шундый хезмәт батырларына, авылны үз иңнәрендә күтәргән гүзәл затларыбызга мәңге бурычлы.

Гөлшат Әхмәдиева. Нурлат

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре