.Тагын бер үзенчәлек – 2026 елда турнир берьюлы өч мөһим датага: Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга, Чаллының 400 еллыгына һәм КАМАЗның беренче йөк машинасы чыгарылуга 50 ел тулуга багышлана. Шәһәрнең Боз сараенда 400 ләп көрәшче бил алышыр дип көтелә. Сүз уңаеннан, Җәлил турнирын автокала инде 13 нче мәртәбә кабул итә.
Узган елгы турнирны искә алыйк. 62 нче турнирда батыр исеме өчен 44 командадан 380 егет көрәште. Командалар арасында беренчелекне милли спорт төрендә әле бик яшь, әмма шактый көчле булып танылырга өлгергән «Зилант» командасы алды. Икенче урында – Лаеш, өченчедә Әлмәт командасы калды. 60 килолы егетләр арасында «Зилант» өчен бил алышучы Балтач егете Ильяс Йосыпов көндәшен чистага алып салды. Шул ук командадан Ислам Кәримов 65 килолы егетләр финалында Теләче егете Илназ Хәмидуллиннан өстен чыкты. 70 килолы егетләр арасында Алабугадан Ислам Фәлахов иң көчлесе булды. Әлмәт өчен чыгыш ясаган, тумышы белән Муса Җәлилнең якташы – Оренбург егете Рафаэль Билданов исә 75 килолылар арасында Илназ Рамазановтан (Чаллы) өстен чыкты. 80 килолы егетләр бәйгесендә икенче ел рәттән Рафаэль Кәлимуллин (Әлмәт) җиңү яулады. Аның абыйсы – «Зилант» өчен бил алышкан Ренас Кәлимуллин 62 нче турнирда тугызынчы җиңүен яулады. 90 килолы егетләр финалы Чаллы өчен көрәшкән Актаныш егете Азат Габдрәшитовның җиңүе белән төгәлләнде. Раил Сәлахетдинов (Лаеш) 100 килолы егетләр ярышын отып, бишенче мәртәбә иң көчлеләр сафына керде. 115 килолылар арасында финалда «Зилант» командасыннан Марат Миначев өстен чыкты. 130 килолы егетләр арасында Зәй өчен бил алышкан Радик Сәлаховны исә Җәлил турнирында алтынчы җиңүе белән котладык. Иң дәүләр (130+) категориясендә җиңү Лаештан Муса Галләмовка насыйп булды.
Чаллы командасына Җәлил турнирында 9 тапкыр бәхет елмайган. Үз өемдә – үз көем, дигәндәй, быел җиңүләр санын бер дистәгә тутыра алырлармы? Монысын инде келәм күрсәтер.
Иң күп җиңү әлегәчә Балтачта (13). Аннан соң Чаллы (9) һәм Әлмәт (8) килә. Түбән Кама командасының – 5, Зәй егетләренең 4 җиңүе бар. Көрәшчеләр арасында иң күп җиңү – Айрат Гыйлаевта (12). Раил Нургалиевның 11 җиңүе бар. Айдар Хәйретдинов – 10, мәрхүм Ильяс Галимов – 9, Илнар Әхмәтҗанов шулай ук 9 тапкыр откан. Яңа буын егетләреннән рекордчылар арасында Ренас Кәлимуллинның да исеме бар. Аның исәбендә – 9 җиңү.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез