"Батырлар. Герои Татарстана" программасына 1604 заявка тапшырылган

Кичә – 30 мартта “Батырлар. Герои Татарстана” программасының беренче этабы төгәлләнде. Заявкалар 18 февральдән кабул ителгән. Теркәлүчеләрнең һәммәсе, анкета тутырып, эссе язган. Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе, республика программасының Иҗтимагый советы рәисе Әсгать Сәфәров махсус хәрби операциядә катнашучыларның программага карата зур кызыксыну күрсәтүләрен билгеләп үткән.

Барлыгы 1604 заявка тапшырылган. Документларны, хәзерге вакытта башка төбәкләрдә яшәп, киләчәген Татарстан белән бәйләргә ниятләгән кандидатлар да тапшырган. Программада катнашырга ниятләүчеләрнең 79ы махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны үтәгән өчен югары дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән.

Программаның икенче этабы онлайн-тест рәвешендә 2сеннән 5 апрель аралыгында узачак. Тестны уңышлы узучылар өчен киләсе этап – әңгәмә. Иң югары нәтиҗәләргә ирешкән кандидатлар яңа һөнәргә өйрәнү программасы буенча укыячак. Моннан тыш аларга аерым остазлар билгеләнәчәк. Остазлар арасында Татарстанның хакимият органнары җитәкчеләре дә булачак.

Исегезгә төшерәбез: махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен “Батырлар. Герои Татарстана” республика программасының гамәлгә ашырыла башлавы турында 18 февральдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан итте. Максаты – дәүләт һәм муниципаль идарә системасында эшләү өчен җитәкчеләр әзерләү.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Бөек Җиңү СВО "Җиңүгә 80 ел"

Көн хәбәре