«Батырлар.Герои Татарстана» программасында катнашуга 1,6 меңнән артык гариза тапшырылган

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен “Время Героев” программасына охшатып булдырылган “Батырлар. Герои Татарстана” программасында катнашуга 1604 заявка тапшырылган. Бу хакта Премьер-министр Алексей Песошин Дәүләт Советының тугызынчы утырышында белдергән.

“Программа дәүләт һәм муниципаль идарә системасында, шулай ук башка өлкәләрдә квоталар билгеләү нигезендә вазыйфалар биләү өчен перспективалы җитәкчеләр командасын булдыру һәм әзерләүгә юнәлдерелгән”, – дип басым ясап әйткән ул.
Песошин сүзләренә караганда, Татарстан Хөкүмәтенең “Ватанны саклаучылар” фонды, муниципалитетлар башлыклары, эш бирүчеләр белән уртак бурычы – махсус хәрби операциядән кайтучыларны яңа һөнәргә өйрәтү, эшкә урнаштыру һәм реабилитацияләү.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре