Баулыда 61 яшьлек ир-ат хатынын үтерүдә гаепләнеп суд каршына басачак. Фаҗига бу елның 2 маенда булды, дип яза РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе.
Тикшерүчеләр версиясе буенча, ир-ат хатынына пычак белән берничә тапкыр суккан. Конфликт сәбәбе ир белән хатын арасындагы шәхси дошманлык мөнәсәбәтләре булган. Гаепләнүче хатын-кызны аның "амораль тотышы" өчен үтергән, дип хәбәр итте. Хатын алынган җәрәхәтләрдән урында һәлак була.
Суд тикшерүченең үтенечен канәгатьләндерде һәм гаепләнүчене кулга алды. Гаепләү бәяләмәсе белән җинаять эше инде асылы буенча карау өчен судка тапшырылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез