«Турнир 2014 елдан бирле даими рәвештә оештырылып килә. Ул танылган җырчы, Татарстанның халык артисты, милли көрәш буенча спорт остасы Вил Усмановның әтисе хөрмәтенә үткәрелә. Вил Нургали улы үзе дә, Баулы һәм Казан Сабан туйларында күп тапкырлар баш батыр калган көрәшче буларак, әтисенең данын лаеклы дәвам итүче шәхес.
Бәйгенең абруе һәм географиясе елдан-ел киңәя бара. Быел да келәмдә Татарстан районнарыннан гына түгел, ә күрше Башкортстан Республикасыннан һәм Оренбург өлкәсеннән килгән иң көчле яшь көрәшчеләр дә бил алышачак», – диелә хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез