Россия рәсми мәгълүмат кырында «индекс» бик яктыртылмады, чөнки рейтинг түбән, 75 нче урында гына.
«Ватаным» хәбәрчесе исә бу исемлеккә үз күзлегеннән карый. Бәхетне үлчәүнең критерие итеп нәрсәне аласың бит. Еланны филләрдә үлчәсәң, кыска килеп чыга, попугайларда үлчәсәң – озын. Югарыда искә алынган оешмалар бәхет үлчәвенең берәмлеге итеп үзләре күзаллаган нәрсәләрне алганнар һәм илләрне «прокруст ятагы»на салып чыкканнар. Алар төзегән рейтингта Финляндия беренче урында, аннан соң Швеция, Норвегия, Дания, Исландия кебек нигездә cкандинав илләре килә. Гаҗәбе шул: беренче унлыкны Мексика төгәлли. Ул илдә наркокартельләр һәм наркомафия тантана итүе һәркемгә мәгълүм. Быелның февралендә генә анда илнең иң куркыныч наркобароны Эль Менчо үтерелгәч, шундый сугыш купты: ил паралич хәленә килә язды. «Бәхет индексы»нда бу илләрнең югары баскычта торуы шәхси ирекләр киң булуга бәйле. Җенси азгынлык тыелмый, наркотиклар күп очракта шулай ук рөхсәт ителә, ни теләсәң, шуны сөйлисең һәм башкалар. Либераль ирек бәхетле булуның төп критерийларыннан берсе дип санала.
Без, әйдәгез, башка критерийлар кулланыйк. Ил халкы бәхетле булса, анда суицидлар чәчәк атмый, халкы егылып антидепрессантлар кулланмый, психоделикларны бөтенләй әйләнеп үтә. Иң «бәхетле ил» Финляндиядә суицид дәрәҗәсе шактый югары: йөз мең кешегә уртача 14,57 тирәсе. Бу Россиядәгедән түбәнрәк, билгеле, әмма чагыштырыгыз: суицид коэффициенты Согуд Гарәбстанында – 0,9; Оманда – 0,9, Кувейтта – 2,3… Хәтта оккупация кичергән Гыйракта да – 2,9. Шведларның да күрсәткече финнарныкы төслерәк. Статистика, 15–24 яшьлек финнар арасында үз-үзен үтерүләр үлемнең төп сәбәбе булып тора, ди. Сәбәбе – алкоголь куллануның югары дәрәҗәсе һәм ялгызлык. Соңгы ике нәрсәнең бәхетлеләргә хас түгеллеген теләсә кем уйлап тормый әйтеп бирә ала. «Бәхетле илләр» рейтингында беренче унлыктагы илләрнең күбесе антидепрессантлар куллану рейтингында да югары урын тота. Исландия, мәсәлән, тынычландыргыч дару эчү буенча 1 нче урында, «Бәхет индексы»нда – 3 нче урын; Швеция антидепрессантлар рейтингында 4 нче урында, «бәхетле» ил буларак шулай ук 4 нче баскычта, «иң бәхетле» ил Финляндия антидепрессантлар куллануда 9 нчы урынны тота. Аның каравы финнар психоделиклар куллануда «призлы» 3 нче урынны кулларыннан ычкындырмый, галлюцоген гөмбәләр, LSD наркотигын үз итәләр. Бәхет рейтингында 5 нче урында булган нидерландлылар психоделиклар куллануда чехлардан гына калышып, икенче урынны берәүгә дә бирми. Статистика алга киткән илләрдә антидепрессантлар куллану соңгы елларда кискен артуын билгеләп үтә.
АКШ Президенты Трамп күптән түгел психоделиклар куллануны клиник тикшеренүләр үткәреп рөхсәт итүне тизләтү турында указга тантаналы рәвештә кул куйды. Тантанада сәламәтлек саклау министры кече Роберт Кеннеди һәм подкастер, комик Джо Роган да бар иде. Соңгысы психоделиклар куллану тәҗрибәсенә ия. Кеннединың 15 яшьтән героин куллану тәҗрибәсе бар. Трамп бу адымга сугыш ветераннары арасында депрессия һәм ПТСР (сугыштан соңгы психик травма) арту нәтиҗәсендә бара. Илдә көнгә якынча 18 сугыш ветераны үз-үзенә кул сала, суицид коэффициенты элекке сугышчылар арасында 35,2 гә җитә. Коточкыч шул санны Трамп һәм аның яраннары галюцоген гөмбәләр һәм ЛСД наркотигы куллануны рөхсәт итеп киметмәкче. Овал кабинетта бер нәрсәне аңлый алмыйлар: бумеранг кире әйләнеп кайта, бары шул гына.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез