Бәхет өчен күп кирәк(ми)!

Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге үзен бәхетле кеше дип саный. Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге белгечләре үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Сораштыруда катнашканнарның 79 проценты бәхетле булуын әйткән. Шуларның 36 проценты исә «бик тә бәхетле» ди.

Сүз уңаеннан, Россия иң бәхетле илләр рейтингында 66 нчы урынны алып тора. Берләшкән Милләтләр Оешмасының заказы буенча экспертлар төркеме тарафыннан әзерләнгән Бөтендөнья бәхет докладында шулай диелгән. 2024 елда Россия узган елгыдан алты баскычка күтәрелгән.

Ә сез үзегезне бәхетле тоясызмы? Без дә шул хакта сораштырдык.

Линар Закиров, эшмәкәр (Мәскәү):

– Яшь барган саен бәхетне кечкенә һәм гадәти әйберләрдән күрә башлыйсың икән ул. Иң зур бәхет – яңа кешенең дөньяга килүе. Декабрь азагында сеңлемнең улы Артур дөньяга килеп, күпме кешене бәхетле итте! Мин дә сабыйны тәүге тапкыр кулга алгач, яңа төрле хисләр кичердем. Һәм шул мизгелдә үземне бәхетле хис иттем.

Гөлназ Гатина, Халыкара «Татар кызы – 2017» бәйгесе җиңүчесе:

– Шөкер, үземне бәхетле итеп тоям. Бәхет ул, миңа калса, бар нәрсәгә шөкер итеп яшәү, якын кешеләрең, яраткан эшең булу. Кешене хәтта бик бәләкәй нәрсә дә бәхетле итә ала. Шуңа күрә андый вак нәрсәләргә дә игътибарлы булсак иде. Гадилектән дә тәм табарга кирәк. Бәхетле булу кешенең үзеннән тора.

Үзен бәхетсез дип санаган кешегә бәхетле итә торган мохит тудырырга, күбрәк ял итәргә, яңа юнәлешләрне өйрәнергә, моңарчы эшләп карамаган нәрсәгә тотынырга, һөнәр үзләштерергә, саф һавада күбрәк йөрергә, якыннары белән аралашырга киңәш итәр идем. Бөтен кеше бәхетле, ләкин барысы да аны тоя, күрә, сизә, кабул итә һәм шөкрана кыла гына белми.

Илнара Сабирова, туй күлмәкләре кибетендә сатучы:

– Мин эшләгән туй күлмәкләре кибетенә көн дә дистәләгән кәләш килә. Аларның шат елмаюлары, аларга булышу, күңелләренә хуш килгән ап-ак күлмәкне табулары, күзләрендәге очкын миңа да бәхет өсти, билгеле! Үземне дә энергия белән тутырам, аларга да бәхет өләшәм булып чыга. Килгән кеше яхшы кәеф белән чыгып китә. Шат елмаюлары туй күлмәге өчен акча түләр чак җиткәч тә узмый әле (көлә).

Гомумән, үземне позитив кеше дип саныйм. Боега белмим. Позитив булу бу тормышта бик булыша, кайбер вакыйгаларга башка күзлектән карыйсың. Үземне бик бәхетле кеше дип саныйм. Болай уйламаска бер генә дә сәбәп юк бит! Көн дә үз күзләрем белән якты дөньяга карыйм, ашарга ризыгым, эчәргә суым, кайтып ятар өчен баш өстемдә түбәм, әниле, әбиле туган нигезем бар. Бәхетле булу өчен зиннәтле сарайлар, кыйммәтле машиналар кирәк түгел.

Венера Шәмсетдинова, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррир урынбасары:

– Бәхет ул – минем өчен мозаика. Ул бик күп элементлардан тора. Гади генә нәрсәләр ул. Иң элек, әлбәттә, якын кешеләремнең саулыгы, гаиләм, яраткан эшемә бару, яраткан эшем белән шөгыльләнү, кадерле кешеләремнең шат авазы, алар белән сөйләшә алу мөмкинлеге, хыяллану һәм хыялларны чынга ашыра алу... Иртәгәгә ышаныч, яңа туган таңның яңа мөмкинлекләр алып килүе дә бәхет хисе бирә. Мозаикада бер генә элемент төшеп калса да, үзеңне тулы канлы бәхетле дип санап булмыйдыр ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре