Шуңа карамастан, җир мае бәясе югарыга сикереш ясамый диярлек. Чагыштырыгыз: 2014 елның июнендә, хәзерге масштабтагы киеренкелек күзәтелмәсә дә, Brent бәясе 117 долларга кадәр күтәрелгән иде. АКШта стратегик нефть запаслары 1983 елдагы иң түбән дәрәҗәгә калды. 43 көнлек кенә резерв бар, диләр. Согуд Гарәбстаны, Һүрмүз бугазыннан баш тартып, нефтьне Кызыл диңгездәге Йәнбуг порты аша экспортлый башлаган иде. Хөсиләр ул юлны бикли. Эш шунда: зур танкерларның күбесе Мисырның Сүәеш каналы (Канәт әс-Сүвәйс) аша үтә алмый, Бәб әл-Мәндәб бугазы аша үтәргә туры килә. Бәб әл-Мәндәбне исә хөсиләр үз контролендә тота. Шундый гадәттән тыш турбулентлык шартларында кара алтынның кыйммәте чагыштырмача түбән калу икътисадның авыр сулавын дәлилли.
Фонд базарындагы хәлләр дә раслый безнең фикерне. Көньяк Кореяда инде икенче атна акцияләр кискен очсызлана. Биржа индексы бер ай эчендә 30 процентка түбәнәйде. АКШта Илон Маскның SpaceX компаниясе үзенең иң югары кыйммәтеннән 38 процентка арзанайды. SpaceXның очсызлануы бөтен технологик тармакның түбәнгә тәгәрәвенә китерер, дип көтәләр. Дөньядагы иң танылган технология лидерларының берсе Ларри Эллисонның Oracle компаниясе (иң эре программа тәэминаты шуныкы) авыр хәлдә, кредитларын түли алмас, дип куркалар. Oracle ауса, Америка биржаларында куәтле җимерелү башланыр, дигән хәвеф көчәя. Икътисадчы Джим Крамер – Америка финанс дөньясында иң танылган шәхесләрнең берсе: «Фонд базарында вазгыять төшенкелек тудыра торган», – дип белдерде.
Шундый шартларда Трамп Иран сугышын яңа югарылыкка күтәрергә тели. Коры җир операциясе башлану куркынычы арта. Фарсылар Кувейт чигенә хәрби техника китерә. Күрше илгә кереп, АКШ базаларына җирдән һөҗүм итәргә ниятлиләр. Израиль матбугаты: «Билгесезлекнең дары мичкәсе: Иран белән сугыш теләсә кайсы мизгелдә яңадан кабынырга мөмкин», – дип яза.
Бөек финанс турбулентлыгы зур сугышка китерергә ихтимал. Goldman Sachs аналитиклары хәзер дөньяда глобаль конфликт башлану ихтималының 1960 нчы еллар уртасыннан бирле иң югары дәрәҗәгә җитүен әйтә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез