Газетага язылу

Базарда көтәләр

Якын Көнчыгышта барган утлы давыл Россиягә турыдан-туры йогынты ясый. Беренче карашка, Мәскәүгә бик зур бонуслар ишеге ачылды: газ һәм кара алтын сатып алу өчен чиратка тезелүчеләр пәйда булырга җыена, бәяләре хыялланганга караганда югары, халыкара сәясәт мәйданында Россия йогынтысы яңадан сизелә.

Дүшәмбе кичендә Трампның Путинга шалтыратуы шуны дәлилли. Әңгәмә бер сәгать тирәсе барды һәм Иран конфликты тирәсендәге вазгыять, Украина белән өчъяклы сөйләшүләр, Венесуэла мәсьәләсе телгә алынды. Трамп, билгеле, Россия нефтен таран итеп, кара алтын бәясен төшерү нияте белән яна. Нефтькә биржа бәяләренең түбәнгә очуында да шул әңгәмә тәэсире сизелә.

 

Шунысы кызык: Кремльдә җир маена бәяләрнең җәядән аткан ук шикелле югарыга очуына артык сөенмиләр. Дүшәмбе көнне Путин хөкүмәт әгъзаларын, Президент администрациясе вәкилләрен, Үзәк банк әһелләрен киңәйтелгән киңәшмәгә җыйды. Сөйләшү нәкъ менә шул кара алтын тирәсендәге хәлләргә кагылышлы иде. Европа теләсә һәм озак сроклы килешүләр нигезендә угеводородлар сатып алырга уйласа, моның өчен сәяси таләпләр куймаса, Мәскәү Көнбатышка үз ресурсларын сатарга әзер. «Пожалуйста, мы же никогда не отказывались», – диде бу хакта Кремль лидеры. Сорау тумый калмый: ни өчен Кызыл кирмәндә Көнбатыштан үч алып, үз чималын башка базарларга озату ягын каермыйлар? Азия илләре дә Россиядән энергия чыганаклары алырга һәм кыйммәткә алырга бер дә каршы түгел бит. Хәтта Россия нефтенә моңарчы яшәп килгән талаулы дисконт юкка чыкты. Базар бар, рәхәтләнеп сат.

 

Глобаль икътисадның әйләнеп каплануы Россия өчен файдага түгелен Мәскәү аңлый. Европа базарының безнең өчен күпкә уңайрак булуы да мөһим роль уйный, әлбәттә. Көнбатыш икътисады упкынга сикерсә, үзе артыннан Кытайны һәм Һиндстанны да ияртәчәк. Бу ике гигант егылса, Россия ресурсларына ихтыяҗ шунда ук бетәчәк. Озак сроклы перспективадан караганда хәл бер дә сөенерлек түгел. «...Вырастет инфляция, пострадает производство товаров, а на энергорынках наступит «новая ценовая реальность», – диде киңәшмәдә бу хакта Путин. Якын Көнчыгыш тетрәнүе бөтен дөньяда икътисадый җир тетрәү булып кайтаваз бирәчәк, бу кычкырып торган хакыйкатьне һәркем аңлый.

                                     

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре