Газетага язылу

Базарлы Матак-Болгар автомобиль юлында транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла

27 апрельдән Әлки районында Базарлы Матак-Болгар гомуми файдаланудагы автомобиль юлында транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатыла. Бу хакта Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чикләү 0,2-3,7 чакрымындагы юл участогын капиталь төзекләндерү белән бәйле.

Хәрәкәтне ябу 31 августка кадәр гамәлгә булачак.

Алексеевское – Высокий Колок һәм «Алексеевское-Высокий Колок» – Бәзәкә – Тукай юллары аша узу тәкъдим ителә.

Йөртүчеләрдән үз маршрутларын алдан планлаштырып кую сорала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре