Газетага язылу

БДБ илләре күзәтүчеләре миссиясе вәкилләре Казандагы сайлау участогында булды

БДБ илләре күзәтүчеләре миссиясе вәкилләре Казан кооператив университеты бинасында урнашкан 349 нчы номерлы сайлау участогында булды.

Биредә алар сайлауны оештыру һәм сәяси чараны үткәрүгә бәйле эш белән танышты. Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева әйтүенчә, БДБ илләре күзәтүчеләре миссиясе вәкилләре сайлау участогы эшен уңай бәяләгән.

“Бүген бездә Казахстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Мухтар Ерман җитәкчелегендәге зур делегация кунак булды. БДБ илләре күзәтүчеләре миссиясе вәкилләре Татарстанда Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирү барышын күзәтә. Без аларга сайлау участогын күрсәттек. Эш барышы белән таныштырдык”, – диде ул.

Алсу Нәбиева әйтүенчә, БДБ илләре күзәтүчеләре миссиясе вәкилләре сайлау барышын уңай бәяләгән.

“Гомуми бәя соңрак, БДБ илләре күзәтүчеләре миссиясе вәкилләре башка сайлау участокларын карап чыккач билгеле булачак. Бүген безгә уңай бәя бирделәр. Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау барышында республикадагы сайлау участокларының әнә шундый уңай бәя алуына шатбыз”, – диде ул. Очрашу уңаеннан, Мухтар Ерман Казан кооператив институты ректорына казахларның милли баш киемен дә бүләк итте.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре