Быел бердәм дәүләт имтиханын тапшыру пунктларының күпчелегендә кәрәзле элемтә сигналларын «йоту» системасы эшләячәк. Шулай итеп, металл эзләү җайланмасы (металлодетектор) белән табып булмый торган микроколакчыннардан файдалану мөмкинлеге юкка чыгачак. Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев «ТАСС» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
«Ниндидер «акыллыбашлар» тимере булмаган колакчыннар – бик кечкенә мобиль җайланмалар җитештерә башлаган. Детектор аны берничек тә «тота» алмый. Моңа каршы көрәшүнең бер генә ысулы бар – ул да булса элемтә сигналларын «йоту». Субъектлар да, без дә бу җәһәттән уйланабыз. Субъектлар элемтәдән өзеп тору чараларын гамәлгә кертә башлаган да инде. Беренче чиратта имтиханнарны намуслы тапшыручылар игътибарын җәлеп итмәс өчен бик нәтиҗәле чарадыр бу, мөгаен», – дигән Музаев.
Аның әйтүенчә, элемтәне өзеп тору чараларын кулланганда, «акыллыбашлар» җиһазы «тимер ватыгына» әйләнеп кала. Ведомство башлыгы сүзләренә караганда, алга таба бу системаны БДИ үткәрелә торган барлык пунктларда куллану күздә тотыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез