Бу хакта Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Мәскәүдә уза торган җәмгыять белеме укытучылары арасында V Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы финалында белдерде, дип хәбәр итә «РИА Новости».
Чернышенко сүзләренчә, Владимир Путин яшь буынны әзерләүнең хокукый нигезе буларак җәмгыять белеменең әһәмиятен күп тапкырлар ассызыклаган. Вице-премьер сүзләренчә, узган ел БДИ тапшыру өчен нәкъ менә шушы фәнне 300 меңнән артык укучы сайлаган.
Шулай ук Дмитрий Чернышенко билгеләп үтүенчә, бүген Россия мәктәпләрендә 65 меңгә якын җәмгыять белеме укытучысы эшли.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез