Ведомствода аныклап үтелгәнчә, газсыз су гына алып килү рөхсәт ителә. Газлы эчемлекләр ярамый, чөнки, шешәне ачканда, суы ташып, имтихан материалларына зыян салырга мөмкин.
Шулай ук Рособрнадзорда искәртеп үтелгәнчә, имтихан тапшыручылар, башкаларга комачауламаслык итеп, тамак ялган алырга мөмкин. Тик продуктлар төрелмәсендә биремнәрне үтәүгә бәйле бернинди дә «шпаргалка» булмаска тиеш.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез