Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Рособрнадзор) дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү турында тәкъдимнәре язылган хатта әйтелә.
Документта барлык катнашучылар да, аудиториягә кайчан керүгә карамастан, имтиханны бер үк вакытта төгәлләве хакында әйтелгән.
«Укучы имтиханга соңга калган очракта, ул имтихан үткәрү пунктына кертеләчәк, әмма оештыручылар тактага язып куйган имтихан тәмамлану вакыты озайтылмаячак, оештыручылар үткәргән инструктаж кабат үткәрелмәячәк», – диелә хатта.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез