Рособрнадзор бердәм дәүләт имтиханнарын түгәрәк өстәлләр булган аудиторияләрдә үткәрүне тыя. Мәскәүдә шуңа бәйле шикаятьтән соң, мондый очракларга юл куярга ярамавын ведомство тагын бер кат кисәтә.
Һәр имтихан тапшыру пунктына кергәндә, QR-кодлы плакатлар урнаштырылган. Шуның аша хокук бозулар яки өзеклекләр турында хәбәр итәргә мөмкин. Шул рәвешле тарих, әдәбият һәм химиядән БДИ уздыруга кагылышлы өч шикаять кабул иткәннәр. Хокук бозуларның барлык очраклары да расланган.
Мәскәүдә тарихтан узган БДИ пунктында ике аудиториядә чыгарылыш укучыларының түгәрәк өстәл артында башка катнашучылар белән бергә утыруыннан зарлаганнар. Россия Мәгърифәт министры Сергей Кравцов быел БДИда иминлек мәсьәләсенең көчәйтеләчәген әйткән иде. БДИның төп этабы 23 майда башланып, 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез