Бүген, 21 мартта БДИның алдан бирү этабы башланды һәм ул 19 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Беренче имтихан география, рус әдәбияты фәннәреннән көтелә. БДИга дәүләт имтихан комиссиясе карары белән быелгы һәм мәктәпне узган ел тәмамлаган укучылар кертәчәкләр.
Сынауны алдан бирү этабында билгеле сәбәпләр аркасында төп этапка килә алмаучы егет-кызлар катнаша ала. Алар – ярышларга җыенган спортчылар, уку программасын алдан үзләштергән, академия бурычлары булмаган укучылар, көллият студентлары, чит ил уку йортлары укучылары.
 Быел БДИ берничә этаптан торачак.
Алдан бирү этабы – 21 марттан 21 апрельгә кадәр
 Төп этап – 23 майдан 23 июньгә кадәр
 Ике фәннең берсен кабат тапшыру көннәре (укучы сайлый) – 3-4 июль
 Өстәмә этап – 4-23 сентябрь
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез