Россия һәм Беларусь галимнәре, алар арасында – «Беларусь Милли фәннәр академиясенең икътисад институты» дәүләт предприятиесенең «Тотрыклы энергетик үсеш» лабораториясе мөдире Татьяна Зорина, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтының җир асты байлыкларыннан файдалану, экология һәм ягулык-энергетика комплексының хокукый проблемалары лабораториясе мөдире Роза Салиева, БДБ илләре Парламентара ассамблеясе Экспертлар советы әгъзасы, «Югары икътисад мәктәбе» милли тикшеренүләр университеты (Санкт-Петербург) доценты Светлана Василькова, Россия Фәннәр Академиясенең АКШ һәм Канада институты директоры урынбасары (Мәскәү) Наталья Судакова бар иде. Аларның Казанга килүенең төп максаты – «Энергопром/26» Казан халыкара электр энергетикасы форумы эшендә катнашу.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда «Энергопром/2026» халыкара форумы үз эшен тәмамлый, ул – электр энергетикасы өлкәсендә тармак үсешенең актуаль бурычларын хәл итүгә, шулай ук 2050 елга кадәр чорга Россия Федерациясенең Энергетика стратегиясен гамәлгә ашыруга ярдәм итә торган алдынгы мәйданчык. Быел форум федераль статуска ия булды.
110 компания электр энергетикасында үз карарларын һәм алдынгы эшләнмәләрен тәкъдим итте. Катнашучыларның географиясе киң – алар Россиянең 20дән артык төбәгеннән, шул исәптән Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Татарстаннан, Идел буеннан, Уралдан, Себердән һәм Россиянең көньягыннан, шулай ук 3 чит илдән – Кытайдан, Беларусьтан һәм Кыргызстаннан килгәннәр.
Беларусь делегацияләре гадәттәгечә «Энергопром» форумында катнаша. Быел форумда Белорусьның коллектив экспозициясен Беларусь Республикасы Энергетика министрлыгы ярдәмендә тармак учреждениеләренең һәм оешмаларының 6 предприятиесе оештырды.
«Белоруслар Россия-Беларусь мөнәсәбәтләрен алга таба үстерү һәм тирәнәйтү, интеграцион процесслар өлешендә Бердәм парламент һәм закон чыгару эшен булдыру белән кызыксына, – дип билгеләп үтте «Беларусь Милли фәннәр академиясенең икътисад институты» лабораториясе мөдире Татьяна Зорина, – һәм бүген инде үзара хезмәттәшлекнең яңа форматларын эзләү турында уйларга кирәк».
Марат Галеев белорус коллегасы белән килеште, «булган форматлар өйрәнүне һәм алга таба тикшеренүне таләп итә», дип билгеләп үтте. Марат Галиев фикеренчә, Россия һәм Беларусь арасындагы хезмәттәшлек өлкәсендә зур резервлар бар, бигрәк тә төбәкара багланышлар өлешендә. Мисал итеп бүген Татарстан һәм Беларусь фәннәр академияләре арасында имзаланган килешүне атадылар.
Татарстан парламентының профильле комитеты рәисе урынбасары фикеренчә, «халыкара хокук бөтенләй диярлек юкка чыккан» шартларда багланышларны көчәйтү бик мөһим.
Очрашуда шулай ук Фән һәм парламент өлкәләрендә мөмкин булган уртак проектлар турында фикер алыштылар.
Беларусь һәм Россиянең фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре парламент, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше белән таныштылар, парламент үзәгендә, утырышлар залында, парламентаризм музеенда һәм парламент китапханәсендә булдылар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез