• Фото: Татар-информ

Белем бәйрәме белән КОТЛАУЛАР

Дуслар,  1 сентябрь – Белем көне уңаеннан котлауларны туплап бирергә булдык. Үзегезгә туры килгәнен сайлап алыгыз һәм кулланыгыз. Яңа уку елы бары уңышлар гына алып килсен!

1 сентябрь – Белем көне. Бу көнне без беренче кыңгырау, туган мәктәбебез, тугрылыклы сыйныфташларыбыз, олы йөрәкле укытучыларыбызны тагын бер кат искә төшерәбез.

Белем көне – балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн ул. Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Белемдә – бәхет, белемсезгә – дөнья ләхет, ди бит татар халык мәкале дә. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк! Быел беренче мәртәбә парта артына утыручылар тырышып укысын, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәләрен ачсын. Кайгыртучан укытучыларыбызга изге эшләрендә уңышлар һәм сабырлык юлдаш булсын.

***

Менә Белем көне дә килеп җитте. Кемдер өчен ул беренче, кемдер өчен соңгысы, ә кемдер өчен ул чираттагы бәйрәм көне. Һәрбер кеше өчен ул яңа ачышларга һәм мөмкинлекләргә ишек ача торган бәйрәм. Сезне, кадерле укучылар, бәйрәм белән котлап, белемгә таба юлыгызны лаеклы итеп, кыю үтәргә язсын дип телибез. Ә яраткан укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегез сезне дөрес юлга бастырырлар һәм ярдәм итәрләр.

***

Хөрмәтле балалар, әти-әниләр, укытучылар! Сезне бүгенге матур бәйрәм – Беренче кыңгырау бәйрәме белән котларга рөхсәт итегез. Сәламәтлек, яңа көчләр, тырышлык һәм түземлек белән бу уку елын яхшы билгеләргә генә тәмамларга насыйп булсын. Укучылар, белем дигән могҗизалы илнең һәр мөмкинлегеннән файдаланыгыз. Бәйрәм белән!

***

Сине 1 сентябрь бәйрәме белән котлыйм! Белем көне – искиткеч, гаҗәп бәйрәм. Ул сине укырга рухландырсын. Тормышыңда бик күп шатлыклы вакыйгалар булсын, бөтен изге теләкләрең чынга ашсын! Яңа уку елның нәтиҗәле һәм кызыклы булуына өметләнәм. Ул төрле вакыйгалар, яңа җиңүләр алып килсен!

***

Укучылар, укытучылар, сез яраткан йорт бүген тагын сагынып сезне каршы ала. Сау-сәламәт, исән-имин булып, яңадан-яңа үрләргә ирешеп, яхшы укып, укытып йөрүегезне тели ул. Бу бәйрәм, яңа уку елы күңелегездә матур хатирә булып уелсын, шатлык-куанычларга, матур билгеләргә, яңа җиңүләргә бай булсын!

***

Хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар, әти-әниләр! Барыгызны да 1 сентябрь – Белем бәйрәме белән котлыйм. Эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар, яңадан-яңа үрләр, нык сәламәтлек телим. Белем дигән могҗизалы илнең ишекләре сезнең өчен киң ачылсын, яңа уку елы күңелегездә матур хатирә булып уелып калсын! Хәерле имин сәгатьләрдә!

***

Кадерле укытучылар! Сезне Белем бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! Хезмәтегез һәм белем таратуга керткән өлешегез өчен сезгә чиксез рәхмәт. Сезнең тырышлыгыгыз үзенең татлы җимешләрен китерсен, укучыларыгыз һәрвакыт шатландырып торсын, яңадан-яңа уңышларга ирешергә рухландырсын!

***

Хөрмәтле әти-әниләр! Сезне яңа уку елы башлану белән котлыйбыз! Балаларыгызга ярдәм һәм таяныч булыгыз, аларга укуда, иҗади һәм рухи үсештә ярдәм итегез. Сезнең кайгыртуыгыз һәм мәхәббәтегез аларга теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итсен!

***

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне яңа уку елы башлану белән котлыйбыз! Сезнең һөнәри осталыгыгыз һәм тәҗрибәгез укучылар һәм студентлар белән эшләүдә һәрчак ярдәм итсен. Алар өчен илһам чыганагы булыгыз һәм аларга тагын да яхшырак булырга ярдәм итегез! Быелгы белем көне – укуда һәм һөнәри эшчәнлектә яңа казанышлар һәм җиңүләр башлангычы булсын. Бәйрәм белән котлауларны кабул итеп алыгыз!

***

Хөрмәтле укытучылар, ветеран-педагоглар һәм ата-аналар! Кадерле укучылар, һәм, әлбәттә, беренче сыйныф укучылары!

Чын күңелемнән Сезне Белем көне белән котлыйм! Безнең илдә 1 нче сентябрь – һәркайсыгызның тормышында яңа юнәлеш башлануны гәүдәләндерә торган бәйрәм. Алда сезне кызыклы дәресләр, сыйныфташлар һәм укытучылар белән озак көтелгән очрашулар, мавыктыргыч биремнәр һәм гаҗәеп ачышлар көтә.

Бик күп тәэсирләр бүләк иткән җәйге каникуллар артта калды, хәзер сез яңа көч белән белем тупларга керешәчәксез. Тырышып укыгыз, уку алдынгыларыннан үрнәк алыгыз һәм үзегез дә  кечкенәләргә үрнәк булыгыз. Сез бик тә кызыклы чорда укуыгыз белән бәхетле. Хәзер компьютерлар һәм технологияләр заманы, алар күпләрегез өчен тормыш юлында ярдәмчеләргә әверелгән булса, кайберләрегез алар белән таныша гына башлый. Шунысы сөенечле: бу белемнәрне һәм күнекмәләрне сез нәкъ менә мәктәптә аласыз!

Сезнең өчен, чынлап та, вакыйгаларга бай һәм җаваплы көннәр башланды, ә мондый чорда үзеңнең иминлегең турында да онытырга ярамый. Күпләрегезгә мәктәпкә барганда юлны аркылы чыгарга туры килә. Яңа белемнәр юлында  игътибарлы һәм сак булыгыз. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез, әти-әниләрегезне борчымаска тырышыгыз.

***

Белем көне белән сине!

Син укучы бүгеннән.

Йолдызларның иң яктысын

Җый син белем күгеннән.

Якты дөнья, бөек җирләр

Ачарга була хәзер.

Мәктәп дигән серле җиһан

Ишек ачарга әзер.

***

Һәр көн, һәр ай – һәрвакытта

Белем алырга омтыл!

Йөзгә кызыллык китермә

Тыңлаучан һәм зирәк бул!

Укытучы апаң сиңа

Булышыр, ярдәм итәр.

Белем дигән серле илнең

Нәкъ үзәгенә илтер!

***

Нәни дус!

Син атлаган юлларга

Алтын яфрак сибелә.

Чыңлый көмеш кыңгырау,

Дәшеп белем иленә.

Бик күп нәрсә белерсең син

Туган илең турында.

Син бит хәзер бик зур кеше –

Әлифбаң бар кулыңда.

Белем көне белән, дустым,

Омтыл һәр көн белемгә!

Җиһанның бар төсмерләре

Чагыла уку-гыйлемдә!

Нәни дус!

Син атлаган юлларга

Алтын яфрак сибелә.

Чыңлый көмеш кыңгырау,

Дәшеп белем иленә.

***

Кадерле укытучым!

Туган якның ал таңнары сезгә

Бүләк иткән күңел аклыгын.

Юлдаш итеп саклагансыз яшьтән

Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.

Вөҗдан күзе белән карыйсыз сез

Тормыштагы һәрбер мизгелгә.

Күпме изге гамәл энҗе булып

Гомер юлыгызга сибелгән.

Рух ныклыгына таянасыз,

Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез.

Чор сулышын ачык тоемлаучы

Зыялы һәм затлы кеше сез.

***

Чәчләреңә кунган ак күбәләк,

Шатлык очкыннары йөзеңдә.

Ак алъяпкыч, ак чәчәкләр белән

Күбәләккә охшаш үзең дә.

Ашкына да, талпына да бүген

Леп-леп типкән нәни йөрәгең.

Озатасың, изгеләрдән изге

Сабыйлыкның соңгы көннәрен.

Җуелмаслык хатирәләр калыр

Мәктәптәге тәүге көнеңнән.

Иң башыңа күрә йөгең дә бар –

Син җаваплы кеше бүгеннән.

***

Белем көне белән сине!

Син укучы бүгеннән.

Йолдызларның иң яктысын

Җый син белем күгеннән.

Якты дөнья, бөек җирләр

Ачарга була хәзер.

Мәктәп дигән серле җиһан

Ишек ачарга әзер.

***

Кадерле укытучым!

Туган якның ал таңнары сезгә

Бүләк иткән күңел аклыгын.

Юлдаш итеп саклагансыз яшьтән

Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.

Вөҗдан күзе белән карыйсыз сез

Тормыштагы һәрбер мизгелгә.

Күпме изге гамәл энҗе булып

Гомер юлыгызга сибелгән.

Рух ныклыгына таянасыз,

Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез.

Чор сулышын ачык тоемлаучы

Зыялы һәм затлы кеше сез.

***

Белем көне белән сезне,

Беренче укытучым!

Сабый чактан ниятләрне

Туры юлга салучым.

Бу җиһанның матурлыгын

Күрергә өйрәттегез.

Беренче дәресегезне

Бүген дә хәтерлибез.

Белем орлыгы салдыгыз

Һәрбер нәни күңелгә!

Шул күңелдән инде бүген

Изге теләк түгелә.

Саулык юлдаш булсын сезгә,

Сабыр булып калыгыз!

Бүгенгедәй яшь булыгыз –

Иң-иң гүзәл чагыгыз.

***

Өйрәттегез хәрефләрне теркәп,

Иҗекләрдән сүзләр язарга,

Күзәттегезһаман гомерем юлын

Ялгышларым булса төзәттегез,

Хезмәт яратырга, туган җиргә

Тугрылыкка мине өйрәттегез.

Кыенлыклар килсә әле дә сез,

Бирешмә! – дип гүя дәшәсез.

Күңелемдә шулай гомерем буе,

Укытучым, сез гел яшәрсез!

***

«Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне,

Сорасалар, багышларга кемгә», диеп.

«Әсир иткән үзенә бик күп йөрәкләрне

Укытучыма», дияр идем, башым иеп.

«Иң бәхетле кеше кем?» – дип сорасалар,

Әйтер идем, сүзләремне гөлгә төреп:

«Ул – Укытучы, елмайганда, каршысында

Үзеннән дә оста шәкертләрен күреп…»

***

Төшендердең фән серләрен,

Син белем бирдең безгә.

Шәфкатьлелек орлыкларын

Салдың күңелебезгә.

Син булдың минем сердәшем,

Киңәшчем булдың тагын.

Авыр чакта юатучым -

Әнием кебек якын!

Инде мәктәп бусагасын

Күптән чыксак та атлап,

син безнең бала чакларны

Яшисең кебек саклап.

И сөекле укытучым,

Син һәрвакыт исемдә!

Беркайчан да тап төшермәм

Синең горур исемгә.

***

Белем көне көзләр белән бәйле –

Алтынлана башлый табигать...

Алтын бәһасендә белемнәрне

Бирә ала кебек тик мәктәп.

Кечкенәдән алган белемебез

Гомерлеккә тугры юлдаштыр.

Белем алмый калган ул наданнар

Инде күптән юлда адашты.

Белем булмый торып – күзләр сукыр.

Белем булмый торып – үсеш юк.

Белем булмаганнар – кирәксезләр,

Белем булмаганга – бер эш юк.

Белем көне белән котлыйм сезне!

Мәктәпләрдә бүген бәйрәмдер!

Алтын көзгә табигать кергәндә

Алтын үзе – безнең мәктәптер!

***

Туган җирнең һәрбер почмагында

Каршылыйлар Белем бәйрәмен.

Яңгырый балаларның шат авазы,

Кулларында чәчәк бәйләме.

Яңгырый бүген һәр төбәктә

Көмеш кыңгырау чыңы.

Мәктәпләргә рәхим ит әйдә,

Яңа уку елы!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре