Газетага язылу

Белем көненә чәчәк бәйләме күпмегә төшәчәк?

Быел әти-әниләр Белем көненә чәчәк алу өчен 1 меңнән 3 меңгә кадәр акча тотарга җыена. Андыйлар 40 процентны тәшкил итә.

Тагын 31 проценты  моннан арзанрак бәягә табарга тырышачак.  Респондентларның  дүрттән бере исә 5 меңгә кадәр акчасын сарыф итәргә әзер. РИА Новости уздырган сораштыру нәтиҗәләре әнә шуны күрсәтә.

Әти-әниләрнең 40 проценты укытучыга чәчәк бүләк итүне хуплаган. Алар аны ел саен бүләк итә. Тагын 30 проценты моны укытучының хезмәтен бәяләү ысулы дип саный. 23 процентының исә әллә ни исе китми. Андыйлар җае чыкканда гына укытучыны куандыра. Ә менә 7 проценты моны өстәмә чыгым дип кабул итә. Әти-әниләрнең күбесе чәчәкне иртәгә бәйрәм дигән көнне сатып алырга тырыша.

Һәр бишенче кеше кибеткә 1 сентябрьдә мәктәп тантанасына кадәр йөгерә. Ә сез  чәчәк бирергә җыенасызмы? – Ничек инде Белем көненә чәчәксез барасың ди? Бу бит – укытучыга хөрмәт билгесе. Без кибеткә улым белән бергәләп барабыз. Чәчәк бәйләмен ул үзе теләгәнен сайлый. Моның өчен 2-2,5 мең сум акча тотачакбыз,  – ди Казанда яшәүче Азат Сабиров. Ә менә авылда чәчәкне кибеткә барып эзләп йөрисе дә юк.

Күпләрнең бакчасында дәлия, гладиолус, кашкарыйлар үсә. Розалар да хәзер тансык түгел. – Кайбер укытучылар купшылыкны яратмый. Алар гап-гади чәчәчәкләргә дә сөенә. Шуңа күрә бакчадагы чәчәкләрдән бик матур итеп гөлләмә ясыйбыз. Иң мөһиме игътибар дип саныйм, –ди Сарман районында яшәүче Зөлфия Шәрифуллина.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре