Белем үлчәү. Чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра

Мәктәпләрдә – урак өсте. Укучылар беренче чирканчыкны алырга – химия, тарих, рус әдәбиятыннан имтиханнар тапшырырга өлгерде инде. БДИны уңышлы тапшырганнарга вузга юлга ачык. Имтихан нәтиҗәләреннән тыш, унга кадәр өстәмә баллар да бирелергә мөмкин. Яшьләр имтиханнарга ничек әзерләнгән? Әти-әниләрнең кесәсе күпмегә такырайган? БДИ темасы – безнең язмада.

Имтиханның беренче көнендә тарихтан – 1476, әдәбияттан – 678, химиядән 2202 егет һәм кыз сынау узды. Барлыгы 59 имтихан пункты эшләде, шуның 7 сен авыру балалар өчен өйдә оештырдылар.

Әти-әниләрнең эшләре каты, кайсыннан сорасаң да, бездә әлегә имтихан кайгысы гына, диләр. Балаларын уку йортларына кертәселәре бар бит. Түбән Камада яшәүче Раяна Нуриева Казан дәүләт медицина университетына укырга керергә җыена. Моның өчен аңа химия, биологиядән имтихан нәтиҗәләре дә кирәк.

– Кызым химиядән сынау бирде. Нәтиҗәсен көтәбез, – ди әнисе Эльвира. – Биремнәр җиңел түгел, дип әйтте. Хәтта химия-биология юнәлешендә белем алучылар арасында да, минималь чикне уздыммы икән, дип икеләнүчеләр булган. Алар бит әле ике ел махсус укыган. Мин вузда студентларны химиядән укытам. БДИ биремнәренең катлаулы икәнен яхшы беләм. Сораулар да, укыту алымнары да үзгәреп тора. Мәктәп программасы бөтенләй башка. Шуңа күрә кызымны имтиханга әзерләү эшенә кысылмадым. Репетитор ялладык. Физика-математика сыйныфында булгач, химия-биологиядән сәгатьләр аз иде. Химиядән атнага 2 мәртәбә репетитор белән шөгыльләнде. Моннан тыш, онлайн курсларга язылды. Математика һәм рус теленнән дә яхшы баллар туплыйсы килә. Барлык сынауларга әзерләнүгә ай саен 20–25 мең сум акча тоттык. Кесә генә чыдасын!

Яшел Үзән районының Осиново гимназиясендә 11 нче сыйныфны быел нибары биш укучы тәмамлый. Узган ел алар 14 булган.

– 9 нчы сыйныфны 40 бала тәмамлаган иде. Бишесе – вузга укырга керергә теләгәннәре генә калды. Алар техник, икътисадчы белгечлекләрен сайлады. Әлегә тарихтан БДИны бер укучы бирде. Алда рус теле, математика сынаулары көтә. Репетиторлар белән шөгыльләнү дигән нәрсә юк бездә. 5 нче сыйныфтан башлап яхшылап өйрәтәбез. Тырышып укыйлар. Барысына да игътибар җитә, – ди директор Гөлгенә Саттарова.

Әлки районының Алпар мәктәбен быел өч укучы тәмамлый. Әлеге укучылар барысы да көллияткә барырга җыена. Шуңа күрә аларга югары баллар кирәкми дисәң дә була. Әмма барысы да уңышлы тапшырсын!

– Ике укучыбыз – Лаеш, берсе Казандагы көллиятләргә барырга тели. Репетиторларга йөрмиләр. Бар имтиханга да укытучылар әзерли, – диделәр мәктәптә.

Иртәгә укучылар математикадан имтихан тотачак. Профиль өлешен – 8577, база дәрәҗәсен 6555 укучы сайлаган. Анысы аттестат алу өчен генә кирәк. Тик аны «өчле»лек булса да белмичә ярамый. Профиль имтиханын сайлаучыларның нияте – техник вузларга укырга керү. Монысында иң чик балл – 27. Имтиханнар 3–4 сәгатькә сузылачак. 30 майга исә рус теле сынавы билгеләнгән. Әлеге ике фәннең берсеннән кирәкле баллны җыймаганнар аны кабат тапшыра ала.

Вузларга кергәндә, өстәмә баллар бирү тәртибе

– Кызыл аттестат (көмеш яисә алтын медаль) өчен абитуриент 10 баллга кадәр алырга мөмкин.

– ГТО значогына да шулай ук 10 баллга кадәр өстәлә.

– Рус теленнән инша өчен 10 баллга кадәр каралган.

– Спорттагы уңышлар, әйтик, халыкара һәм бөтенроссия ярышларында җиңү һәм призлы урыннар өчен 10 баллга кадәр.

– Волонтерларга –1–2 балл.

– Интеллектуаль һәм иҗади бәйгеләрдә катнашканга 5 баллга кадәр.

– Мәктәп фәннәреннән олимпиада нәтиҗәләре дә исәпкә алына.

Сан

Быел БДИны 16 533 укучы тапшыра. Шуларның 15 373 е мәктәпне быел тәмамласа, калганнары – узган елгы чыгарылышлар (987) һәм быел урта һөнәри уку йортын тәмамлаучылар (168). Физика һәм информатиканы сайлаучылар арткан, рус әдәбияты, француз теле, математиканың база өлешен тапшыручылар саны кимегән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре