Җәй җитеп, корырак һава урнашуга, урманнарда еланнар котыра башлый. Үрчү чоры башлана чөнки. Шушы вакытта алар ачык урыннарга чыга һәм хәтта өйгә шуышып керә. Белгеч Дмитрий Алешкин “Радио1” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә агулы елан белән күзгә-күз очрашканда үзеңне ничек тотарга икәнен аңлаткан.
Аның әйтүенчә, иң мөһиме – игътибарлы булырга һәм урманга дөрес киенеп барырга кирәк.
“Урманга биек аяк киеме: ботинка, резина итектән барырга кирәк. Башмактан гына һич барырга ярамый. Тирә-юнеңне карап йөрергә. Елан үзе башлап һөҗүм итми, аңа баскан очракта гына чага. Урманга тагын таяк белән бару хәерле. Үләнгә аяк белән басканчы, башта аны таяк белән капшап. ачып карасаң ышанычлырак булачак”, – дип киңәш иткән ул.
Алешин шулай ук агулы еланны агусызыннан ничек аерырга икәнен аңлаткан.
“Кара еланның башы ромб сымаграк: гәүдәсеннән шактый ук аерылып тора. Кара төстәге өслегендә – үзенә генә хас бизәге. Бизәксезе дә очраштыргалый. Әле тагын башында сары таплары була. Кара еланны тынгысызлаганда, усаллана: башын күтәреп, сикергәндәй итә”, – дигән ул.
Белгечнең басым ясап әйтүенчә, елан белән очрашканда, тыныч булырга, ыгы-зыгы килмәскә кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез