Әгәр россиялеләрнең ипотека буенча беренчел взноска акчасы бар икән, агымдагы процент ставкалары гамәлдә булганда бу акчаларны торак кредиты алуга караганда банк депозитына салу һәм торак арендалау отышлырак. Россия Риелторлар гильдиясе вице-президенты Константин Апрелев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Әгәр ипотека буенча беренчел взноска акчагыз бар икән, аларны еллык 16 процент белән банк депозитына салу һәм тиешле суммага процентлар алу яхшырак. Шулай ук найм ставкасыннан барлыкка килгән аерманы счетларда туплау да отышлырак», – дигән агентлык әңгәмәдәше.
Ул беренчел взносны ипотекага кертүнең отышлы булмавын, ә сез банкка салган акчның артуын әйткән
«Минемчә, берничә елдан соң сезнең ипотека алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк, чөнки әлегә төп ставка кимүгә таба бара», - дигән спикер.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез