Сайлауның беренче көне тыныч узды, ситуацион үзәк тарафыннан гадәттән тыш хәлләр теркәлмәде. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» ассоциациясе эксперты, Татарстан Иҗтимагый Палатасы әгъзасы Рафаэль Фәхретдинов хәбәр итте.
Билгеле булганча, тавыш бирү көннәрендә Иҗтимагый палата карамагындагы ситуацион үзәк эшли. Рафаэль Фәхретдинов сүзләренә караганда, ситуация үзәге күзәтүчеләр белән бергә сайлау тәмамланып, тавышлар саналып беткәнче эшләячәк. «Кичә көн уртасында республикада пилотсыз очкычлар куркынычы режимы игълан ителүгә карамастан, кабул ителгән иминлек чаралары сайлау участокларының өзлексез эшен тәэмин итте», – дип сөйләде ул.
Рафаэль Фәхретдинов тавыш бирүчеләрнең кәефенә дә тукталды. Аның сүзләренчә, сайлауда катнашучылар тавыш бирүгә төрле карашта. «Авылларда сайлау участокларына бару мөһим вакыйга буларак кабул ителә. Беренче тапкыр тавыш бирүчеләрне, шулай ук 20-30 ел дәвамында бер дә калдырмыйча сайлауга килүчеләрне аерым билгеләп үтәләр», – дип билгеләп үтте ул.
Исегезгә төшерәбез, 18-20 сентябрьдә республикада Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау, Биектау бермандатлы сайлау округында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау һәм республиканың 40 районында җирле үзидарә орга
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез