Росреестрның Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте:
– Газлаштырып бетерү программасында катнашу өчен түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш:
*бакчачылык ширкәте торак пункт чикләрендә урнашкан булырга;
*торак пунктка кадәр зәңгәр ягулык кергән яки газлаштыру программасы кысасында агымдагы елда бакчачылык ширкәте чикләренә кадәр газүткәргеч торбалар үткәрү каралган булырга.
*бакчачылык ширкәтләрен газлаштырып бетерү план-графиклары җирле хакимият органнары тарафыннан расланырга;
*торак йортка милек хокукы рәсмиләштерелгән булырга.
Соңгысы булмаган очракта, Росреестрга мөрәҗәгать итү өчен гариза, техник план һәм җир кишәрлегенә хокукны раслый торган документ кирәк булачак. Шунысы да бар: йорт барлык төзелеш нормаларына туры килергә һәм ел әйләнәсе яшәү өчен яраклы булырга тиеш.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез