Газетага язылу

Белгеч бакчада эшләгәндә күзләрне ничек сакларга кирәклеген аңлатты

Казан дәүләт медицина академиясе офтальмология кафедрасы мөдире Эльмира Абдулаева бакча участогында күзләр өчен дә куркыныч җитәрлек икәнен кисәтте. Бу тузан һәм чүп керүдән башлап, җитди җәрәхәтләргә кадәр булырга мөмкин, дип яза «Респубика Татарстан»га сылтама белән «Татар-информ».

– Агачлар кискәндә, куакларны эшкәрткәндә яки «болгарка» белән эшләгәндә, күзегезгә кисәкчекләр, роза чәнечкесе яки химик матдәләр чәчрәп кереп, күзләрнең мөгез катламын җәрәхәтләргә мөмкин. Мондый очракта кичекмәстән күзне агымсу яки физраствор белән юарга кирәк. Моның өчен раковина өстенә иелеп, сыеклык борыннан чигәгә таба ага торган итеп юыгыз. Бочкада торган яки эрегән кар суын кулланырга ярамый, чөнки анда микроблар бик күп, алар хәлне катлауландырачак кына, – дип басым ясады табиб.

Күзгә чүп кереп, юганнан соң да уңайсызлык кала икән, ашыгыч рәвештә күз табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул чит җисемне алып ташлар һәм зыян күрү дәрәҗәсен билгеләр. Күздәге әйберне үз белдегең белән алырга тырышу сукыр калуга китерергә мөмкин.

Эльмира Абдулаева бакчачыларга саклагыч яки кояштан саклый торган күзлекләрне киеп эшләргә киңәш итә. Алар күзләрне ультрафиолеттан, чит җисемнәрдән һәм бөҗәкләрдән саклаячак.

– Күз тирәсен бал корты яки башка бөҗәк тешләсә, паникага бирелергә кирәк түгел: күз кабагы шешү күзгә үзенә сирәк куркыныч тудыра. Әмма аллергиягез булса, анафилактик шок үлемгә китерергә мөмкин. Шуңа күрә аллергикларга антигистаминлы препаратны үзләре белән йөртергә кирәк. Катаракта һәм глаукома буенча операция үткәргән кешеләр өчен киңәшләр индивидуаль бирелә. Пычрак кул белән күзгә дару тамызу яки башны аска иеп озаклап эшләү тыела, – дип билгеләп үтте офтальмолог.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре