Табиб-трихолог Майя Тимофеева “Радио1” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән. Моннан тыш ул чәчләр бөтен баштан күпләп коелганда яки башның кайсыдыр бер өлешендә тулысынча коелып беткәндә табибка мөрәҗәгать итүнең мөһим булуын әйткән.
“Шулай ук чәчләрнең бик нык сынучанга әйләнүе, очларының аерылуы, кинәт кенә агаруы сагайтырга тиеш. Инде килеп, баш кычытканда, кавыклаганда, бетчәләгәндә һәм башка ялкынсыну билгеләре күренгәндә дә белгечкә мөрәҗәгать итү кирәк”, – дип сөйләп үткән трихолог.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез