Газетага язылу

Белгеч чәршәмбене атнаның иң продуктив эш көне дип атады

Кеше биоритмнары күзлегеннән караганда, чәршәмбе – иң нәтиҗәле эш көне. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко белдергән, дип яза «Татар-информ».

«Биоритмнар дигән төшенчә бар. Алар тәүлеклек, атналык, еллык, айлык була. Бер яки ике көн ял иткәннән соң, дүшәмбе-сишәмбе күтәрелеш бара – физик, психик, когнитив, әлбәттә, интеллектуаль эшчәнлектә», – диде Онищенко РИА Новости белән әңгәмәдә.

Академик сүзләренчә, пәнҗешәмбе көнне активлык кими башлый. Шимбә һәм якшәмбе күпчелек кешеләр өчен хезмәт җитештерүчәнлеге булмаган ял көннәре булып тора.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре