Газетага язылу

Белгеч даруны нәрсә белән генә эчәргә яраганлыгын әйтте

«Даруны нәрсә белән эчүең бик мөһим. Кайбер эчемлекләр даруның көчен арттырса, икенчеләре аның тәэсирен киметергә мөмкин», – ди биология фәннәре кандидаты Виктор Дикманов.

«Сөт антибиотикларны үзләштерүгә комачаулый. Кальций һәм андагы башка матдәләр тәэсирендә дару канга начар сеңә», – ди белгеч.

Соклар исә дару белән реакциягә керергә мөмкин. Мәсәлән, грейпфрут согы эчәклектәге ферментка тәэсир итеп, препаратның канга тиешледән күбрәк сеңүенә китерә. Бу статиннар, аритмиягә каршы дарулар һәм иммунодепрессантлар кулланучыларга начар тәэсир итәргә мөмкин.

Даруны чәй белән эчкәндә, андагы танин матдәсе кайбер даруларның тәэсирен юкка чыгара, ә каһвә белән эчкәндә, кофеин препаратның тәэсирен көчәйтергә мөмкин.  Даруны каһвә белән йотып кую бавыр, бөер һәм йөрәккә дә авырлык китерә. «Шуңа күрә даруны су белән генә  эчәргә кирәк», – ди Виктор Дикманов.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре