Газетага язылу

Белгеч деменция авыруын кисәтүнең гади генә ысулын әйткән

Деменцияне кисәтүнең иң гади ысулы – уку. Россия Фәннәр академиясе академигы, эпидемиолог Геннадий Онищенко “ТАСС” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Телевизор-радио тыңлау һәм карауга өстенлек биргән, әмма укырга яратмаган кешеләрдә акыл эшчәнлегендәге үзгәрешләр ешрак күзәтелә, дип басым ясап әйткән белгеч.

Ул шулай ук диспансеризациянең мөһимлеген искәрткән. Нәкъ менә шуның барышында чирне иртәнге стадиясендә – әле аннан ничектер котылып яки аны җиңеләйтеп булганда ачыкларга мөмкин, дигән академик.

Моңа кадәр табиб Зеливянский телевизор карауның баш миенә зыян салуын аңлатып үткән. Аның сүзләренә караганда, телевизор тамашачыга барысын да “чәйнәп” бирә. Шул рәвешле баш мие, энергияне сак тоту режимына күчеп, эшләми диярлек.  Ә инде баш миен эшләтмәгәндә, нейроннар  арасындагы бәйләнешләргә зыян килеп, чиргә юл ачыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре