Белгеч: “Диңгез күзе” элекке хәленә кайтмаячак

Туристларны Мари Иленең “Диңгез күзе” күленең язмышы кызыксындыра. Билгеле булганча, узган кышта Россиянең җиде могҗизасының берсе булып саналган, Мари Иленең иң матур һәм туристлар арасында иң популяр булган “Диңгез күзе” (“Морской глаз”) күленең суы кинәт кенә юкка чыгып, зуур чокыр гына утырып калган иде.

Язын ул кабат су җыя башлады. Тик социаль челтәрләрдә күренгән соңгы фотолардан аңлашылганча, аның суы зур чокырның төбен генә каплаган.

Аның киләчәге турында кызыксынып, без Татарстан Фәннәр академиясенең экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтының гидрология лабораториясе мөдире, география фәннәре кандидаты Асия Горшковага мөрәҗәгать иттек. Галимә фикеренчә, күл бервакытта да үз хәленә кайтмачак.

– Кызганыч, тирән күлдән менә шундый чокыр гына калган, – диде ул. – Минем уемча, күл хәзер инде бервакытта та су белән тулмаячак. Ул хәзер республиканың Әлмәт районындагы Акташ упкынына (Акташский провал) хәтерләтә. Аларның килеп чыгышлары да охшаш.

Зөһрә Садыйкова

https://vatantat.ru/2022/06/83682/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Зөһрә Садыйкова

Көн хәбәре