Газетага язылу

Белгеч ертылган паспортны ничек яңартырга икәнен аңлатты

«Яңа ел ялларында оныклар кунакка кайткан иделәр. Рәхмәт төшкерләре, мәшәкать ясап калдырганнар. Паспортымның бер битен ертканнар, калганнарына рәсем ясаганнар. Еласаң ела, көлсәң көл булды инде бу. Ничек кенә яңасын ясатырга икән дип утырам хәзер. Элек без паспортны эчке эшләр бүлеге аша ала идек. Бабаем районга шалтыратып караган, аны без ясамыйбыз дигәннәр. Кая барып ясатасын сорап өлгермәгән. Кире шалтыраткан идек, инде алмыйлар. Аңлата алмассызмы?» – дип сораган  Биектаудан укучыбыз Зөмәрия Кәримова. 

Казандагы күпфункцияле үзәк баш белгече Тәнзилә Шәмсетдинова:

– Паспортны югалган очракта гына МВД аша ясаталар. Ә инде сезнеке кебек ертылган, зыян килгән икән бу очракта күпфункцияле үзәккә барасы. Паспортны алмаштыру түләүле: 1500 сум дәүләт пошлинасы түлисе була. Яңа паспорт алганда күп кенә мәгълүматлар кешенең теләге булганда гына языла хәзер.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре