Эшеннән киткән кеше бер ай эчендә авырып, “больничный” рәсмиләштерсә, уртача хезмәт хакының 60 проценты күләмендә акча алырга мөмкин. Бу хакта “ТАСС” Президент академиясе эксперты Татьяна Подольская сүзләренә таянып яза. Аның әйтүенчә, эш стажына бәйле түгел бу.
Шул ук вакытта, эшеннән китеп, гаиләсендә кемнедер карау буенча “больничный” алган хезмәткәргә түләнелми. Ә инде хезмәткәр эшеннән китүгә гариза язып, соңгы эш көннәрендә авырса, “больничный” күләме эш стажына (8 һәм күбрәк ел эшләсә – 100%, 5-8 ел эшләсә – 80%, 5 елдан кимрәк эшләсә – 60%) бәйле булачак.
8 еллык эш стажы туплаучыларга бер көнлек “больничный”ның максималь күләме быел 6827,46 сум тәшкил итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез