Газетага язылу

Белгеч һаман саен үсешкә омтылуның нәрсәгә китерергә мөмкин булуын аңлатты

Даими рәвештә ниндидер уңышларга ирешү, яңа дипломлы булу омтылышы гаиләдә киеренкелеккә китерергә мөмкин. Психолог Сергей Ланг «Радио 1» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән.

Аның әйтүенчә, белемеңне чарларга тырышып, һаман саен курсларга акча тотсаң да, тырышлыгыңның керем китермәве аркасында проблема  чыга. Нәтиҗәдә үз-үзенә, булдыклылыгыңа ышаныч кими, күңел сүрелә, акча мәсьәләсендә бәхәсләр туа.

«Күп эшләп тә, акчаң булмаса, бәлки, мин начар белгечтер, дип уйлый башлыйсың. Моңа бәйле рәвештә гаиләңдә дә аңлашылмаучанлыклар пәйда була. Шул рәвешле эшеңне күралмый башлыйсың, өендә дә сине яратмыйлар кебек тоела. Кыскасы, ни эшләргә белми аптырый башлыйсың. Бу хәл исә бик начар төгәлләнергә мөмкин», – дип билгеләп үткән Ланг.  

Белгеч сүзләренә караганда, үсешкә омтылу чынбарлыктагы мөмкинлекләргә туры килгәндә, гаиләдә акча мәсьәләсен дә, башкасын да уртага салып, ачыктан-ачык сөйләшкәндә генә файдалы була.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре