Мәсәлән, уксус кислотасы, сөт кислотасы, лактатлар микробларның ризыкны зарарлавын акрынайта, ә аскорбин кислотасы һәм аскорбатлар камырның сыйфатын яхшырта.
Икмәк пешерү сәнәгате фәнни-тикшеренү институты директоры Марина Костюченко “aif ru” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән. Икмәк җитештерүдә яраклылык вакытын озайту өчен кайбер консервантлар да кулланылырга мөмкин. Әмма аларның исемлеге бик кыска.
“Консервантлы икмәк ашыйсы килмәсә, яраклылык вакыты кыска булганын сайлагыз. Саклау срогы 3-6 ай икән, мондый икмәктә консервантлар бар, димәк”, – дип билгеләп үткән белгеч. Глютенсыз икмәктә өстәмәләр күп. Аны аксымы, витаминнары һәм азык җепселләре аз булган кукуруздан, дөге оны һәм крахмалдан пешерәләр. Шуңа күрә җитештерүчеләр мондый икмәк пешергәндә азык өстәмәләрен күбрәк куллана.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез