«Торакның хәзерге бәясен исәпкә алсак, минемчә, ипотека ставкалары 5 проценттан да югары булмаска тиеш. Шулай да, мин россиялеләр 6-8 процент дәрәҗәсендәге ставканы да үзләштерә алыр иде дип уйлыйм», – диде агентлык әңгәмәдәше.
Ул, бу ставка күләменең Россиядә ипотека кредиты срогы Көнбатыштагыга караганда кыскарак булуын исәпкә алып әйтелгәнен ассызыклады.
«Чөнки ипотеканың срогы кредитны каплауның гомуми күләмен билгели, кеше төп бурыч суммасын да, аның процентларын да түли. Ә срок никадәр кыска булса, түләү абсолют зурлыкта шулкадәр күбрәк була», – дип нәтиҗә ясады Беляев.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез