Газетага язылу

Белгеч ипотека ставкасын 5 процентка калдырырга тәкъдим иткән

Россиядә торакка бүгенге бәяләрдән чыгып фикер йөрткәндә, ипотека ставкасы 5-8 процент тәшкил итәргә тиеш. Икътисадчы Михаил Беляев «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шундый фикер әйткән.

«Торакның бүгенге бәясеннән, ипотека ставкаларыннан чыгып фикер йөртсәк, минемчә, ставка 5 проценттан артмаска тиеш. Әмма 6-8 процентка да халыкның «буе җитәр» иде, дип уйлыйм», – дигән ул.

Белгеч басым ясап әйткәнчә, ставканың мондый күләмен ул Россиядә ипотека кредитының Көнбатыш илләрендәгегә караганда азрак вакытка бирелүеннән чыгып атаган. 

«Түләү вакыты никадәр кимрәк булса, түләү күләме дә шуның кадәр арта», – дип йомгак ясаган сүзенә Беляев.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре