Газетага язылу

Белгеч ир-атларның һәм хатын-кызларның ничә яшькә кадәр әти-әни булу сәләтенең саклануын әйткән

Хатын-кызлар, 60 яшькә кадәр йөккә узып, бала таба ала. Ир-атлар исә 90 яшькә кадәр әти булу сәләтен җуймаска мөмкин. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе академигы Геннадий Онищенко әйткән.

«Бик сирәк очракларда гына булса да, билгеле бер шартларда хатын-кыз 60 яшькә кадәр йөккә узарга мөмкин. Ир-атларның сәләте исә 90 яшькә кадәр диярлек сакланырга мөмкин», – дигән Онищенко.

Академик сүзләренчә, хатын-кызның 60 яшьтә бала таба алуы өчен гормоннарының дөрес эшләве, генетикасының яхшы булуы һәм тиешле медицина ярдәме белән тәэмин ителүе кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре