«Иртәнге иң начар ризык – әфлисун согы белән бер тәлинкә «хлопья», – дип кисәткән белгеч.
Мондый продуктларны бергә куллану, шикәре күп булу сәбәпле, организм өчен гаять зарарлы.
Табиб аңлатып үткәнчә, иртәнге ашның «алтын» кагыйдәсе тәм-том кулланмаудан гыйбарәт.
Вердин мондый ризык урынына иртән йомырка, авокадо, майлы балык һәм эре тарттырылган оннан икмәк ашарга киңәш иткән. Нәтиҗәдә организм берьюлы аксым, файдалы майлар һәм клетчатка ала. Соңгысы, белгеч әйтүенчә, ашкайнату системасының сәламәтлеге өчен кирәк, чөнки ул эчәкләрдә файдалы бактерияләрне тукландыра.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез