«Ноябрь азагына кадәр Россиянең бөтен Европа территориясендә аномаль җылы һава урнаша. Һава температурасы нормадан артачак», – дип билгеләп үткән метеоролог.
Вильфанд сүзләренә караганда, якын араларда Россиянең Европа өлеше үзәгендә уртача температура нормадан 3-6 градуска артыграк булачак.
Шул ук вакытта узган атнада һава температурасы илнең Европа өлешенең көньягында нормадан 7-8 градуска югарырак булган. Белгеч әйтүенчә, һава температурасы бу атнада анда бераз төшеп, норманы 3-4 берәмлеккә генә узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез