Казан Россиянең алга киткән инфраструктуралы иң яхшы өч шәһәре исемлегенә керә. Бу фикерне «Татар-информ»га Россия риелторлар гильдиясе вице-президенты Константин Апрелев әйтте.
«Иң яхшы өч шәһәр исемлегенә, һичшиксез, Мәскәү һәм Казан керә дип уйлыйм. Өченче шәһәр Санкт-Петербург булырга мөмкин», – диде агентлык әңгәмәдәше.
Аның сүзләренчә, Татарстан башкаласы транспорт инфраструктурасы белән тәэмин ителеш, торак инфраструктурасына төп транспорт коммуникацияләреннән (мәсәлән, автобус тукталышларыннан) җәяү барып җитү, халыкны медицина хезмәтләре белән тәэмин итү, парк инфраструктурасы һәм спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре буенча алдынгы урыннарны алып тора.
«Башка критерийлар арасында: шәһәрнең чисталыгы, территорияләргә хезмәт күрсәтү өчен җәлеп ителгән персонал эшенең сыйфаты, иминлек тәэмин итү һәм белем бирү дәрәҗәсе, мәдәният оешмалары белән тәэмин ителеш бар», – диде спикер.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез