2025 елның 9 аенда Россиядә 922 меңнән артык яңа җиңел автомобиль сатылган – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 23 процентка кимрәк, диелә Европа бизнесы ассоциациясе (АЕБ) мәгълүматларында. Шуңа да карамастан, сентябрьнең икенче яртысында утильләштерү җыемын арттыру турында актив дискуссияләр башлану сәбәпле, сатулар сизелерлек арткан.
«За рулем» журналының баш мөхәррире Максим Кадаков сентябрь ахырында күзәтелгән ажиотаж октябрьдә һәм, бәлки, өлешчә ноябрьдә дәвам итәчәк, дип саный. Бу хакта Татар-информ язмасында хәбәр ителә.
«Кешеләр машина сатып алырга йөгерде, чөнки алар бәяләрнең кыйммәтләнәчәген аңлый», - диде ул.
Автоэксперт фаразлавынча, хәзерге вакыттагы ажиотажны исәпкә алып, ел нәтиҗәләре ел уртасында көтелгәннән бераз яхшырак булачак. Әгәр июльдә 1,2 млн автомобиль сатылыр дип көтелгән булса, хәзерге фаразда 1,3 млн, ә оптимистик фаразда гомумән 1,4 млн автомобиль турында сүз бара.
Бәяләр турында сөйләсәк, яңа машиналарга бәя үсәчәк. Әмма Кадаков фаразлар ясарга ашыкмый, чөнки бәягә шактый күп фактор йогынты ясый. Шул ук вакытта эксперт әйтүенчә, бәяләр кимүне көтүнең бернинди мәгънәсе дә юк, чөнки утильләштерү җыемы үсәчәк. Бердәнбер әйбер - әгәр яңа машиналарга ихтыяҗ булмаса, бәя дә артмаячак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм күрсәтү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез