Газетага язылу

Белгеч компьютер уеннарының балалар психикасына ничек тәэсир итүен аңлатты

«Әледән-әле компьютер уеннарының балалар өчен зыянлы булуын әйтеп торалар. Медицина күзлегеннән зыяны аңлашыла, ә баланың психикасына алар чыннан да тәэсир итәме?» дип сораган Чаллыдан укучыбыз Алинә.

Психолог Лилия Шувалова җавап бирә:

– Уенның сюжеты баланың яшенә бәйле күзаллау үзенчәлекләренә туры килми икән, ул аның рухи сәламәтлегенә зыян салырга мөмкин. Әйтик, бала чынбарлык белән уйлап табылган вакыйгалар арасында аерма күрмәскә мөмкин. Бу очракта видеоуеннар гына түгел, видеороликлар, реклама яки фильмнар да начар тәэсир итәргә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре