«Аларда майлар һәм чистартылган углеводлар күп, шул ук вакытта тамак тую хисе дә барлыкка китерми. Шуңа күрә кеше, үзе дә сизмәстән, артык зур күләмдә ашап ташлый һәм юаная башлый», – дип сөйләп үткән Сергунина.
Белгеч әйтүенчә, мондый ише продуктлар исемлегенә, фасфудтан тыш, чипсы, тәм-том, камыр ризыклары һәм ярымфабрикатлар, ә эчемлекләрдән – газлы су, шикәрле чәй керә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез