Сәламәтлеккә бик нык кырын сугуга китерердәй зур хата бу. Пирогов университетының Фармация һәм медицина химиясе институты белгече Денис Борозденко «Российская газета» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
«Яшелчә һәм җиләк-җимеш бозыла башлаган икән, күгәрек гөмбәчекләре инде бөтен өлешенә таралган булырга мөмкин. Кешедә ул ашказаны-эчәк авыруларына, үпкә, борынның лайласыман тышчасы ялкынсынуга китерергә мөмкин», – дип аңлатып үткән Денис Борозденко.
Аның әйтүенчә, күгәргән ризыкны ашау астма яки аллергиядән интегүчеләр өчен аеруча зур куркыныч белән яный, чөнки күпчелек очракта чир өянәгенә китерә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез